tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Ямбай авылының тарихи мәчетендә җомга намазында катнашты
Васил Шәйхразыев Ямбай авылының тарихи мәчетендә җомга намазында катнашты

Васил Шәйхразыев Ямбай авылының тарихи мәчетендә җомга намазында катнашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Төмән өлкәсенә сәфәре барышында, Ямбай авылының музеенда булды, шулай ук авылның тарихи мәчетендә җомга намазында катнашты.

Тура елгасының сул як ярында урнашкан Ямбай авылы ерак гасырларга сузылган 420 елдан артык тарихка ия булган татар авылы. Авылга татарлар нигез салган, соңрак алар янына бохаралылар килеп урнашкан. Халык телендә авылның атамасы Олы Малчын дип тә йөртелә.

Авылдагы музейга 1994 елда нигез салынган. Ул биредәге элеккеге мәдрәсәнең тарихи бинасында урнашкан. Музей фондларында гамәли сәнгать, этнография, рәсем һәм скульптура, нумизматика коллекцияләре, шулай ук татар халкының тарихын һәм мәдәниятен чагылдыручы тарихи һәм рухи кыйммәткә ия сирәк предметлар саклана. Бу, барыннан да элек, XIX гасыр башындагы кулъязмалар, гарәп телендә дәреслекләр, Ямбай авылынының XX гасырдан башлап язылган метрик китаплары, милли кием-салымнар (баш киемнәре, аяк киеме).

Авылның тарихи мәчете сәүдәгәр Нигъмәтулла хаҗи шәхесе белән бәйле. II гильдияле сәүдәгәр һәм меценат Нигъмәтулла хаҗи Сәйдуков-Кармышаков XIX гасыр азагында себер татарларына белем бирүдә зур өлеш керткән шәхес. Ул Ямбай авылында мәчет һәм мәдрәсә салдыра. Әлеге мәчет 1884 елда салына башлый. Төзелеш материалларын Россиянең төрле шәһәрләреннән кайтарталар. Мәчет янында  Нигъмәтулла хаҗи мәдрәсә генә түгел, китапханә, кунакханә, студентлар өчен йорт, ашханә төзетә.

XIX гасыр азагында Ямбай авылында янгын чыгып, ярты авыл янып беткәннән соң, авылдашлары өчен Нигъмәтулла Кармышаков үз акчасына 176 йорт төзетә һәм йортсыз калучыларны шунда яшәргә кертә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*