“Очрашу урыны – Казан” тапшыруында кунакта Тверь шәһәреннән килгән милләттәшебез Фәрит Батыргәрәев. Ул үзе яшәгән төбәктәге татарлар, аларның язмышы белән кызыксына, архивларда эшли. Белгечлеге буенча – археолог. Тапшыруда Фәрит әфәнде соңгы вакытта өйрәнелгән документларны туплаган яңа китабы белән таныштыра.