Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан, Камал театры #ТУФАНГА85 дигән челлендж башлап җибәрде. Бу хакта алар инстаграм битендә хәбәр итте.
Туфан Миңнуллин әсәрләреннән өзекләр укып, социаль челтәрләрегезгә урнаштырыгыз.
Челлендж Татарстанның атказанган артисты Алмаз Сабирҗанов башкаруында “Диләфрүзгә дүрт кияү” пьесасыннан Амур монологы белән ачыла.