Борынгы гореф-гадәтләребезне яңартучы яшь пар – Илсинә һәм Инсаф Исмәгыйлевлар “Дөнья” студиясендә кунакта. Әлеге әңгәмәне миллилегебезне саклаучы, шулай ук туйларын онытылмаслык итеп уздырырга теләүче яшьләребез аеруча кызыксынып карар. Гомумән, татар гаиләләрен ничек саклап калырга дип борчылып яшәгәндә, бу парларның үрнәге бик актуаль дип уйлыйбыз.