“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы Балтач районына сәфәр оештырды. Бу районга бару очракты түгел. Биредә милли уеннарыбызны кире кайтару, балаларны тәрбияләүдә аны нигез итеп алу буенча күп чаралар оештырыла. Хатын-кызлар Карадуган, Бөрбаш, Сосна Пүчинкәсе авылларында булып, биредәге тәҗрибә белән уртаклашты. Оешма җитәкчесе Кадрия Идрисова Балтач җирлегендә әлеге чараларның ничек узуы, ни өчен милли уеннарны кире кайтаруга зур игътибар бирүләре хакында сөйли.