tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Мөхсин чишмәсе

ВИДЕО: Мөхсин чишмәсе

Мөхсин чишмәсе Шеңшеңәр авылында Комсомольская урамының үзәккә якынрак тирәсендә агучы чишмә. Бу чишмәгә Галиев Марсельләр турысыннан юл салынган. Чишмәгә исемне аңа юл алырга булышкан Мөхсин исемле кеше хөрмәтенә кушканнар. Элек бу урында 1 генә чишмә иде. Соңыннан бу чишмәнең суы кимеде һәм аскы якта икенчесе юл алды. Аңа улак куйдылар. Чишмәнең берсендә кер чайкарга, икенчесеннән су алырга уңайлы.

2010 нчы елның җәендә яңа чишмәгә ремонт ясалды. Мөхәммәтгалиев Рамил калай һәм материал бирде. Авыл егете Габдуллин Айдар будка ясады. Шул тирәдә яшәүче ир-егетләр чишмәне төзекләндерүдә катнаштылар. Мул сулы чишмә барлыкка килде. Суы астан чыкканлыктан, бу чишмәдә кер генә юып була иде. 2018 нче елда бу чишмәгә дә бикле куыш куелды, су улактан килә: чиләк куеп су алырга була. Чишмә яны, инеш буендагы таллар гел чистартылып тора. Тау астыннан агып чыккан Мөхсин чишмәсе шул тирәдә яшәүче халык өчен бик кулай. Бүгенге көндә чишмәгә суга йөрүче, кер чайкаучы кызлар-апалар бик канәгать.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*