tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Стәрлетамакта “Татарча диктант”
Стәрлетамакта “Татарча диктант”

Стәрлетамакта “Татарча диктант”

Стәрлетамак шәһәре дә дөньякүләм “Татарча диктант” акциясенә кушылды. Уфа университетының Стәрлетамак филиалында диктантны студентлар, укытучылар һәм шәһәрдә яшәүче чыгарылыш студентлары язды.

Бу елда татар-инглиз бүлегенә укырга кергән төрекмән кызларының да акцияга кушылуы куанычлы булды. Диктантны барлыгы 28 кеше язды. Кафедра мөдире Илсур Мансуров чараны ачып әлеге акциянең тарихына һәм максат-бурычларына тукталып үтте. Ул әлеге чараның өч көн дәвамында (13, 14, 15 октябрьдә) үтүен ассызыклап, студентларга барлык туганнарын, таныш-белешләрен дә анда катнашырга чакырырга тәкъдим итте.

Университет доценты, Башкортстанның атказанган укытучысы Нәсимә Мөкимова акциядә катнашучыларны татар орфография һәм пунктуация кагыйдәләре белән таныштырды һәм диктант текстын укыды. Башкортстан Республикасы өчен диктант тексты итеп Халык шагыйре Әнгам Атнабаевның чыгышыннан “Атнабай рәхмәте” өзеге тәкъдим ителгән иде. Әлеге текст бик матур, аһәңле һәм фәһемле, эчтәлекле иде. Шагыйрь үз чыгышында чиксез рәхмәтләрен Әнисенә һәм Туган җиренә әйтә. Әдипнең эчкерсез хис-тойгылары, кичерешләре беркемне дә битараф калдырмагандыр дип ышанабыз!

Чыганак: Факультет башкирск. и тюркск. филологии СФ УУНиТ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*