Россия шәһәрләре буйлап сәяхәттә йөрүче теплоход белән таныштырабыз. Аны “Йөзүче кунакханә” дип атыйлар. Ул елга буйлап сәфәргә әле быел гына чыкты. Узган ел Түбән Новгород шәһәрендә төзелгән заманча лайнер. Аның белән Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев танышты.