Тәтеш районының Зур Әтрәч авылында яшәүче Васил Юнысов хатыны Мәрзия, оныгы Азизә, күрше апалары Рәхимә Минаева белән бергә басуга чыгып, “Бас әйдә, Өммегөлсем” җырын башкара. Рәхимә апа урагы белән арыш ура. Нәни Азизәне өлкәннәр әби-бабаларыбызның хезмәтләре, халкыбызның моңлы җырлары белән таныштыра. Мондый матур күренешләр бала күңеленә онытылмаслык булып сеңеп кала ул.