Ялутор районының Бумаер авылында «Бумаер волонтерлары» хатын-кызлар клубы җитәкчесе Зәйнәп Хәлилова чираттагы «Фронтка пешерү» дигән акция башлап җибәрде һәм өй шартларында махсус хәрби операция сугышчылары өчен токмач, чәк-чәк җитештерү буенча импровизацияләнгән кондитер цехы ачты.
Зәйнәп Хәлилова җитәкчелегендә җирле хатын-кызларның кайберсе камыр баса, икенчеләре җәеп торалар, калганнары – кисәләр дә токмачларны киптерергә җәеп салалар. Он, йомырка, май кебек продуктларны алар үз акчаларына сатып алалар, кайвакыт Аслана авылы волонтерлык штабыннан азык-төлек бүлеп бирелә. «Җирле осталар изге эшне оештыручы Зәйнәп Айсәт кызы инициативасын һәрвакыт күтәренке рух белән кабул итәләр. Хәзер инде егетләребезгә чәк-чәк пешерү турында сүз кузгатуга, уртак көч белән үз акчаларына он, май сатып алып, баллы камырдан татлы ризык әзерләргә керештеләр. Бал салынган тәмле камыр ризыкларын һәм токмачны алар алгы сызыкка җибәрергә планлаштыралар. Беренче партиядә татлы чәк-чәк әзерләү өчен иң яхшы продуктлар кулланганнар – авыл йомыркалары гына да 40 данә киткән. Шуны да әйтергә кирәк: Советлар Союзы Герое Тамерлан Ишмөхәммәдовның якташлары сугышчыларыбызга окопта яки блиндажда ял итәргә һәм өйдәге уңайлылыкны бераз булса да тоярга ярдәм итәчәк дип, җылы мендәрләр дә тегәләр.
-Без килеп кергәндә өйдәге «тегү цехы»нда эш кайнап тора иде: һәркем үзеннән өлеш кертергә тырыша. Дус һәм бердәм волонтерларыбызга даими ярдәм күрсәткәннәре, ярдәмчеллекләре, җиңү өчен армый-талмый хезмәт иткәннәре өчен зур рәхмәт белдерәбез. Илебезнең чын патриотлары алар, һәрберсе белән горурланабыз, – дип әйтә Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев.
Асланалылар
Аслана авылы волонтерлары да махсус хәрби операциядәге егетләргә милли ризыклар әзерләргә керештеләр. Интернет киңлекләрендә башка төбәк хуҗабикәләренең алгы сызыкка җибәрер өчен милли тәм-томнар әзерләгәннәрен күреп, Миләүшә Яценович бу идеяне «Безнең кул җылысы» волонтерлар клубына йөрүче фикердәшләренә тәкъдим итте.
-Безнең каһарманнарыбыз милли ашларыбыздан да аз гына булса да авыз итсеннәр иде, әниләрен, хатыннарын искә төшереп, туган йорт җылысын һәм тәмле баллы чәк-чәк исен тойсыннар иде, – дип сөйли өендә чәк-чәк әзерләү буенча «кондитер цехы» ачучы Дания Рәхимова.
-Безнең бердәм һәм дус бригада 5-7 сәгать ару-талу белмичә эшләп, 400-800 грамм авырлыктагы 54 контейнерда чәк-чәк әзерләде. Яңа ел баллы посылкалары өчен кирәкле продуктларны «Полет» оешмасы җитәкчесе һәм хезмәткәрләре тәкъдим итте. Йомырка белән тәэмин иткән Дания Ильясовага, Илмира Гариповага, бал бирүче Елена һәм Илгиз Рәхимовларга, Гүзәл һәм Рөстәм Аллаяровларга, Диләфрүз һәм Хәйрәт Юртлыбаевларга, Заринә һәм Марсель Калиевларга, май алып килүче Стелла Федосова, Рамилә Дәүләтшинага зур рәхмәтебезне белдерәбез. Шулай ук алгы сызыктагы сугышчыларны сыйлар өчен өч көн тырышып эшләгән якташларыма рәхмәтлемен, – дип уртаклашты проектның оештыручысы һәм идея илһамчысы Миләүшә Яценов
Чыганак: “Яңарыш” газетасы