tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары Казанга килә башлады
XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары Казанга килә башлады

XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары Казанга килә башлады

Бүген Казанда XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы башланып китте. Форум делегатлары килеп, теркәлү уза башлады. Аларны Казанның “Татарстан”, “Мирас”, “Амакс Сафар”, “Релита” һ.б. кунакханәләрендә теркиләр. Шулай ук делегатлар «Россия – ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV Халыкара икътисадый форумына ИТ-паркта аккредитация уза.

Форумга Россия Федерациясенең 77 регионыннан барлыгы 1000 дин әһеле килүе көтелә. Делегатлар өчен эчтәлекле программа әзерләнгән.

Бүген алар “Kazan Expo” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә “Россия-Ислам дөньясы: KazanForum” Халыкара икътисадый форумы кысаларында оештырылган “Russia Halal Expo 2024” күргәзмәсе белән танышачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*