tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Яңа татар пьесасы – 2016”
“Яңа татар пьесасы – 2016”

“Яңа татар пьесасы – 2016”

Татар театрының 110нчы юбилей сезонында драматургия өлкәсендә 11нче мәртәбә “Яңа татарпьесасы” конкурсы игълан ителә. Конкурска пьесалар 2016 елның 1 ноябренә кадәр кабулителә.

Конкурс 2 этапта үтә:

– 1 этапта (2016 елның 1 декабренә кадәр) жюри әгъзалары конкурска килгән барлык пьесаларны укыйлар һәм 2 этапка узган 10-15 пьесадан торган шорт-исемлек төзиләр. Бу шорт-исемлек массакүләм мәгълүмат чараларында һәм www.kamalteatr.ru интернет сайтында урнаштырыла.

– 2 этапта жюри җиңүче  әсәрләрне билгели. Конкурста җиңеп чыгучы авторларның исемнәре 2016 елның 22 декабрендә игълан ителәчәк. Өч җиңүче автор акчалата премия белән бүләкләнә.

Конкурс ябык; псевдоним белән имзаланган әсәрләр (текстларның компьютерда яки язу машинкасында басылуы һәм электрон варианты булу шарт) 2 экземплярда кабул ителә; автор турында белешмәләр (фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, адресы һәм телефоны, кыскача иҗат биографиясе) ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла.

Текстларны почта буенча түбәндәге адреска җибәрүегез сорала: 420021, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Яңа татар пьесасы-2016» конкурсы.

Конкурс турында өстәмә мәгълүматларны конкурсның координаторы Гөлнур Гиматовадан  8 (843) 293-52-50 телефоны буенча яки [email protected] электрон почтасы аша алырга мөмкин.

Конкурсны оештыручылар: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Казан утлары» журналы һәм «Татарстан яшьләре» газетасы. Конкурсның нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин.

***

Драматургия өлкәсендә беренче конкурс Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры инициативасы белән 2003 елда үтте. Хәзер конкурс 2 елга бер мәртәбә уздырыла. Конкурсның жюри составында сәнгать белгечләре, тәнкыйтьчеләр, режиссерлар, абруйлы язучылар, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*