tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 елга багышланган халыкара ачык конкурсына заявкалар кабул ителә
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 елга багышланган халыкара ачык конкурсына заявкалар кабул ителә

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 елга багышланган халыкара ачык конкурсына заявкалар кабул ителә

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан уздырыла торган “Бар җырымны илгә багышладым…” фәнни-гамәли халыкара семинар кысаларында, “Батырлык гасырларда сакланып кала” халыкара ачык конкурсына заявкалар кабул ителә. Аларны 19 февральгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Конкурс Мәскәү шәһәренең “Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы номерлы этномәдәни татар компонентлы белем бирү мәктәбе” Дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе тарафыннан Мәскәүнең Белем бирү департаменты шәһәр методик үзәге, татар гаиләсенең рухи һәм әхлакый гореф-гадәтләрен торгызу фонды, Татарстан Республикасынының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты ярдәме белән оештырыла.

Бәйгедә Мәскәүнең белем бирү департаменты учреждениеләре балалар иҗат коллективлары, шулай ук, ятимнәр йортлары, интернат-мәктәпләр, әдәби студияләр һ.б. учреждениеләрдә шөгыльләнүче балалар катнаша ала.

Аларга “Ялгыз җырлау” һәм “Вокал жанр”, “Сәнгатьле сөйләм”, “Иң яхшы уку-тикшеренү эше” һәм “Иң яхшы проект эше” номинацияләрендә бәя биреләчәк.

Конкурсның финалчылары 19 февраль көнне ачыкланачак һәм гала-концерт, финалга узган проектларны презентацияләү дә шул көнне була, дип хәбәр итә “Москва татарская” сайты.

“Татар-информ” МА

Фотосурәт http://tatarile.org тан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*