tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Яңа татар пьесасы” лабораториясенә гаризалар кабул итү тәмамланырга 2 атна вакыт калды
“Яңа татар пьесасы” лабораториясенә гаризалар кабул итү тәмамланырга 2 атна вакыт калды

“Яңа татар пьесасы” лабораториясенә гаризалар кабул итү тәмамланырга 2 атна вакыт калды

2 июньнән 22 декабрьгә кадәр Казанда II “Яңа татар пьесасы” яшь драматурглар лабораториясе үтә. Катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 2 июньнән 30 июльгә кадәр Камал театры сайты https://ntp20.b2b.kamalteatr.ru/tt аша кабул ителә.

1-15 августта сайлап алынган катнашучылар заман драматургиясе һәм пьеса язу нигезләре буенча дәресләр алачак, укытучылар аларга практик киңәшләр һәм теоретик белемнәр бирәчәк. Дәресләрнең практик лекцияләр өлеше төркем белән укудан һәм индивидуаль тренинглардан торачак. Мөгаллимнәр – танылган драматурглар Михаил Дурненков һәм Юлия Тупикина. Тренинглар вакытында укытучылар катнашучыларны кечкенә сәхнәләр язып карау, иҗади потенциал уяту, актуаль темаларга игътибар иттерүдән башлап, булачак пьесаны планлаштыруга кадәр ярдәм итәчәк – драматургиянең төп алымнарына өйрәтәчәк. Ркаил Зәйдулла тарихи пьесалар, инсценировкалар һәм заманча темага пьесалар язу тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Нияз Игъламов драма төзелеше һәм композициясе хакында лекцияләр укыячак, заман драматургиясенең төрләре, жанрлары, стильләре турында сөйләячәк.

Белем бирү тәмамланганнан соң катнашучылар ике төркемгә бүленәчәк. Һәр төркемдә Россиядән бер, Татарстаннан бер мөгаллим укытачак. 15 августтан 1 ноябрьгә кадәр семинарда катнашучылар остазлары җитәкчелегендә пьеса язачак. Мөгаллимнәр яшь авторларга онлайн-консультацияләр үткәрәчәк. Рус телле укытучылар да аңлый алсын өчен, пьесалар ике вариантта – рус һәм татар телендә язылачак. Аерым эшләрне М.Дурненков һәм Ю.Тупикина рус телендә синопсислар вариантында карап, пьесаның тулы варианты татар телендә язылырга, әдәби редакцияне татар мөгаллимнәре дә ясарга мөмкин. Дәресләр арасында һәр пьеса буенча даими фикер алышу булачак. Нәтиҗәдә һәр катнашучы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының әдәби бүлегенә 2020 елның 1 ноябренә кадәр берәр пьеса тапшырырга тиеш.

Декабрьдә Лабораториянең иң яхшы пьесалары сәхнәдән укылачак. Аларның күләме чикләнмәгән, әйбәт текстларның барысы да укыла.

Тулырак мәгълүматне [email protected] почтасы яки түбәндәге телефоннар буенча алырга мөмкин: +7 962 563 99 32 (Нияз Рауфович), +7 927 033 22 30 (Гөлнур Фаутовна).

“Яңа татар пьесасы” лаборатория һәм бәйгесе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берле ярдәме белән, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тарафыннан оештырыла.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*