tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Спорт төрләрен торгызу әһәмиятенә багышланган конференция үтте
Спорт төрләрен торгызу әһәмиятенә багышланган конференция үтте

Спорт төрләрен торгызу әһәмиятенә багышланган конференция үтте

Бүген, Зөлкагъдә аеның 25-нче көнендә (16-нчы июльдә), нәзарәттә татар көрәшен үстерү мәсьәләләренә багышланган конференция үткәрелде. Шәрәфле кунаклар сыйфатында әлеге чарада җыелучыларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Башортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин, Россия Көрәш Федерациясе вице-президенты Равил Ногманов, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының зур казанышлар спортын үстерү бүлеге Раиф Вафин үзләренең чыгышларын җиткерде. Конференция эшендә шулай ук Россия көрәш федерациясенең спорт директоры Илнар Галиев; танылган көрәшче Лениз Абдуллин; ТР Джиу-джитсу федерациясе президенты Айрат Кәлимуллин; «Кара каплан» көрәш сәнгате вәкиле Искәндәр Галиуллин катнашты.

Чара башланыр алдыннан Татарстан мөфтие Коръән-Кәримнән аятьләр укыды һәм дога кылды. Аннары татар көрәшенең тарихына, тәртипләренә һәм хәзерге вакытта таралу географиясенә багышланган видеоролик күрсәтелде. Алга таба беренче булып чыгыш ясар өчен сүз Россия Көрәш Федерациясе вице-президенты Равил Ногмановка бирелде. Үзенең чыгышында ул көрәш һәм аның алымнары, төрки халыкларда таралган башка көрәш төрләре арасында татар көрәшенең тоткан урыны һәм төп үзенчәлекләре, аның хәзерге үсеше турында сөйләп үтте.

– Россиянең татарлар күпләп яшәгән һәр почмагында гомер-гомергә Сабантуй бәйрәмнәре уздырылган, ә бәйрәмнең төп бизәге көрәш булган. Хәтта 922 елгы кулъязмаларда милли бәйрәм уздырылу, ә мәйдан үзәгендә көрәш оештырылу турында истәлекләр сакланган. Көрәш спортның милли төрләренә керә, ул Идел буе, Урал һәм Русиянең башка төбәкләрендә, ерак һәм якын чит илләрдә популяр. 2013 елда көрәш гомум Россия спорт төре буларак танылды. Хәзер ул Россиянең алтмыштан артык төбәгендә үсеш кичерә. Без аның географиясен үстерү өстендә эш алып барабыз.

Россия Көрәш Федерациясе вәкиле Татарстан һәм Башкортстан мөфтиятләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, көрәшне үстерү буенча тәкъдимнәр белән чыгыш ясады.

Аннары чыгыш ясау өчен сүз Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга бирелде. Ул катнашучыларны сәламләп, үзенең чыгышында ислам һәм спортның бер-берсе белән аерылгысыз булуын билгеләп үтте. Безнең Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисендә әйтелгәнчә, көчле мөэмин көчсезгә караганда күпкә сөеклерәк, әмма аларның икесендә дә хәерлелек бар. Ислам динендә үз-үзеңне саклау дигән төшенчә бар. Без үзебезне, гаиләбезне һәм намусыбызны сакларга тиешбез. Без Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең күркәм үрнәген онытмаска тиешбез, ул бик яхшы көрәшче булган, бу хакта аның Мәккә шәһәренең иң көчле көрәшчесе Рукананы өч тапкыр җиңүе сөйли.

Үзенең чыгышында Камил хәзрәт Сәмигуллин милләтебездә элек популяр булган кара каплан һәм татар кылычы кебек спорт төрләрен торгызу әһәмиятенә тукталып үтте. Ул милли көрәшне үстерү кысаларында әлеге юнәлешләр өстендә дә эшләргә тәкъдим итте.

Алга таба чыгыш ясаган Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин төрки халыкларның физик яктан бик нык әзерлеккә ия булуын һәм кичекмәстән онытылган көрәш төрләрен торгызуның әһәмиятенә тукталды.

Әлеге мәсьләнең актуальлеген шулай ук кара каплан спорт төрен өйрәнү буенча зур көч куйган Искәндәр Галиуллин ачып салды һәм конференциядә катнашучыларны үзенең тикшеренүләре белән таныштырды.

Чара ахырында Россия Көрәш Федерациясе вице-президенты Равил Ногманов очрашу истәлеге итеп һәм хезмәттәшлеккә үзенең җитди ниятләрен җиткереп, Татарстан һәм Башкортстан мөфтиләренә бүләкләр – татар көрәшенең исемле спорт формасын тапшырды.

Журналистлар белән аерым әңгәмә Камил хәзрәт кара каплан спорт төрен торгызу буенча әзерлек хакында сөйләде: “Әлеге көрәшнең тәртипләре ничек булган, ниләргә игътибар итәргә кирәк – без борынгы чыганакларга таянабыз. Әзер китаплар, видео-дәресләр юк. Аның исеме һәм берничә алымы гына калган. Ә калганын торгызырга кирәк. Ул – татарның мирасы. Кара каплан дигән көрәш төре турында һәрбер халык үзенчә аңлатма бирә, башкортлар, кыргызлар, казакълар, хәтта төрекләр дә кара каплан турында хәбәрдар. Ләкин төгәл спорт төре буларак ул дөньяда юк әле. Безнең күрше төбәк мөфтие, кардәшебез Айнур хәзрәт Биргалин да көрәшә. Көрәш безгә бик якын. Динебез дә безне спортны сөяргә чакыра”.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*