tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәткә төбәкләрдәге милләттәшләр өчен Коръәннең татарчага тәрҗемәләренең махсус тиражы кайтты
Нәзарәткә төбәкләрдәге милләттәшләр өчен Коръәннең татарчага тәрҗемәләренең махсус тиражы кайтты

Нәзарәткә төбәкләрдәге милләттәшләр өчен Коръәннең татарчага тәрҗемәләренең махсус тиражы кайтты

Бүген, 16 июльдә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясенә “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасының беренче махсус тиражы кайтты. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча, Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәләре мөфтиятнең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан Туган тел елы кысаларында татарлар күпләп яшәгән Россия төбәкләре өчен максатлы тираж буларак дөнья күрде. 600 данә китап иң беренче булып Башкортстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте мәчтләренә җибәрелде. Бу хакта Камил хәзрәт Сәмигуллин Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин белән очрашуда вакытында хәбәр итте. Шул рәвешле, БР МДН карамагында эшләгән барлык мәчетләр дә татар телле заманча дини-илаһият хезмәте белән тәэмин ителәчәк. Билгеле булганча, китап Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә дә зур популярлык казанып өлгерде.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасының махсус чыгарылышы 40 000 данә гомуми тираж белән бастырылыр дип көтелә. Аларны Россиянең татарлар күпләп яшәгән төбәкләргә чыгып, тәкъдим итәргә ниятләнә.

Исегезгә төшерәбез, “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2019 елда Тәфсир елы кысаларында нәшер ителде. Татар телендәге басма белән беррәттән, шулай ук рус телендә «Калям Шариф. Перевод смыслов» китабы да дөнья күрде. Китаплар Мәскәүдә һәм Махачкалада зур уңыш белән тәкъдим ителде. Рус телендәге басма “Хозур” нәшрияты тарафыннан өч тапкыр нәшер ителде (гомуми тиражы 7 мең данә). Татар телендә хезмәт 3 тапкыр 4 меңлек гомуми тираж белән бастырылды. Моннан тыш, “Хузур” нәшрияты тарафыннан Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәләре аудиоверсиясе әзерләнде, соңыннан ул Коръән-каләмгә кертелде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*