tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Барыбызның борынын чиртүче татар мәктәпләре
Барыбызның борынын чиртүче татар мәктәпләре

Барыбызның борынын чиртүче татар мәктәпләре

Татарстан Президенты каршында булдырылган Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе алдына «РФнең Мәгарифе турында»гы законына үзгәрешләр кертү бурычы куела. Сүз татар телендә уку мөмкинлеген ата-аналар гаризалары нигезендә урта мәктәпкә кадәр озайту турында бара. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова. 

Бүгенге көндә Татарстанда  679 татар мәктәбе эшләп килә. Укучыларның 25 %ы  татар телендә белем ала, 42 %ы — татар телендә тәрбияләнә. Милли мәгарифне тормышка ашырганда  министрлык  «РФнең Мәгарифе турында» федераль законы, ФДББС, Дәүләт белем бирү стандартларының региональ компоненты кысаларында эш алып бара.

«309 нчы федераль канунның 16 нчы матдәсен ачып карасак, анда законнан 8 нче пункт алып ташланыла диелгән, бу региональ компонент бетерелә дигән сүз түгел. 8 нче пункта субъектларның вәкаләте региональ компонентны билгеләп куюы билгеләнгән, ягъни субъектларның бу региональ компонентны алга таба билгеләү хокукы алына. Әмма мәктәпкә 2010 елга кадәр кергән балалар укуларын шушы компонент буенча дәвам иттеләр», — диде Лилия Әхмәтҗанова.

Бүгенге көндә Татарстанның 57 мәктәбе укучылары 10-11 сыйныфларда да татар телендә белем ала. Әмма гамәлдә булган мәгариф турындагы канун нигезендә Россия Федерациясе гражданнары туган телдә мәктәпкәчә, башлангыч һәм төп гомуми белем алырга һәм туган телне өйрәнергә хокуклы.

«Бары тик документлар, дәреслекләр исемлекләре русча языла, балалар, укытучылар татарча яхшы белә, татар телендә уку әсбаплары бар. Предметларны татар телендә укуның БДИны уңышлы тапшыру өчен киртә булмавын исбатлаучы укучыларыбыз бар. Узган елны, өч предмет буенча БДИны 300 баллга тапшырып, бөтенебезнең борынына чирткән егетебез Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия укучысы Рамил Баһавиев  бар», — диде Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе.

100 балл ияләрен әзерләүче татар мәктәпләре Арча һәм Балтач районнарында да бар, дип өстәде Лилия Әхмәтҗанова.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*