Ерак Япониядән шатлыклы хәбәр килеп иреште. Юто Хисияманың күптәнге хыялы тормышка ашты. Ул Токионың чит телләр университетында татар теле укыта башлады.
Исегезгә төшереп узабыз, Юто Хиcияма – Япониядә татар телен фәнни дәрәҗәдә беренче һәм җентекләп өйрәнүче бердәнбер япон галиме. Яшь егет татар теле буенча докторлык диссертациясе язды. Белемен Татарстанда да чарлады.