tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшьләр дингә тартыла
Яшьләр дингә тартыла

Яшьләр дингә тартыла

Яңа шәһәрнең Ленин Комсомолы проспектында урнашкан Ислам мәдәни-агарту үзәген ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских катнашты. Без – мөселманнар өчен бу зур шатлык, олуг мәртәбә.

Ислам мәдәни-агарту үзәге “1 нче мәхәллә” дини оешмасы карамагында барлыкка килде. Әлеге оешманың тарихын искә төшереп үтү бер дә артык булмас. 2015 елда Тимерша Вахитов һәм тагын берничә мәчет карты намаз уку өчен урын бирүен сорап район хакимияте башлыгы Наил Юмакулов янына барды. Озак та үтмәде, Наил Хасән улы район татар автономиясе җитәкчесе Рафаэль Назмутдиновны чакыртып, элеккеге балалар бакчасы бинасында намаз уку бүлмәсе – мәхәллә булдырырга тәкъдим итте. Шуннан соң Рафаэль Әмин улы автономия активистлары белән бергә шул бинада ремонт ясап, дини укуларны башлап җибәрде. Яңа гына ачылган мәчеттә имам-хатыйб вазыйфасын Тимерша хәзрәт Вахитов башкарды. Мәчет картлары аның вәгазьләрен кызыксынып, игътибар белән тыңлый иде. Нияз бабай Сәхәбиев (хәзер мәрхүм инде), Наил Сирачев, Сәгыйть Хафизов, Рефкать Аскаров, Равил Машрапов, Тимерша Вахитов, Габделахат Аксенов мәхәлләне эшләтеп җибәрүгә үзләреннән зур өлеш кертте. Исемнәре онытылып калган мөселман кардәшләребезгә дә Аллаһының рәхмәте булсын иде. Безне әйдәп баручы, изге эшләргә рухландыручы һәм илһамландыручы Рафаэль Әмин улы олы хөрмәткә, рәхмәт сүзләренә лаек. Шулай ук аңа һәрвакыт ярдәм итеп торучы Рамил Нигъмәт улы Салюковка да мәчет картларының изге теләкләре, рәхмәт сүзләре барып ирешсен иде.

Ул чакта мәчеткә намазларга 10-12 кеше йөри иде. Мәхәллә эше акрын гына җанлана барып, биш вакыт намаз уку, дин дәресләре үткәрү, төрле очрашулар уздыру өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылды. Тынгысыз йөрәкле җитәкчебез Рафаэль Назмутдинов инициативасы белән татар халкының тормыш-көнкүреш музее калкып чыкты. Аннары өлкә Хөкүмәте, шәһәр хакимияте, татар эшмәкәрләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә карандашка тиң бүрәнәләрдән Халыклар бердәмлеге йорты – Ислам мәдәни-агарту үзәге сафка бастырылды. Сәйфулла Куликов, Габделахат хәзрәт Аксенов, Рамил Халилов, Зиннәтулла Сатдаров, Азат хәзрәт Ахтямов, Наил Сирачев, Сәгыйть Хафизов, Рамил Салюков, Рафаэль Аминов, Фәрит Гуманов, Хөрмәтулла Халиулов, Радик Гайнетдинов бу биналарны торгызуга саллы өлеш керттеләр. Таҗикстаннан килгән мосафирләр дә ярдәм кулы сузды. Үткән атнада җомга намазы алдыннан Рафаэль хаҗи актив мәчет картларын бүләкләре белән шатландырды.

Хәзер мәчеттә, Ислам мәдәни-агарту үзәгендә балага исем кушу, корбан мәҗлесләре, ифтар ашлары, никах уку, мәрхүмнәрне дога белән искә алу мәҗлесләре уздыру өчен бөтен шартлар тудырылган. Мәчетебездә җомга намазларында йөзгә якын кеше катнаша.

Яшь буынның дингә тартылуы аеруча сөендерә. Радик Гайнетдинов – шуларның берсе. Ул җитез, ихлас күңелле, эш сөючән һәм тыйнак булуы белән аерылып тора. Али хәзрәт Даньялов дәресләренә йөреп гарәп хәрефләре белән Коръән укырга өйрәнде. Шулай ук өметле яшьләребез Руслан Утяев, Айрат Аскаров, Руслан Узбеков, бөтен эшләрен читкә куеп, көн саен мәчеткә намазга йөриләр. Ринат Сагиров уллары Салих белән Кәримне, Руслан Узбеков Илдар исемле улын, Дилмурод Исмагилов Җиһангир исемле улы белән бергә намаз укучылар сафына басалар.

Менә шушы балаларны, яшь буынны намаз укучылар арасында күреп күңелләр сөенә, киләчәккә ышаныч арта. Аллаһы Раббыбыз алдагы көннәребезне хәерле кылсын иде.

Рәшит ШАБАКАЕВ,

Яңа шәһәр.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*