tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Магнитогорскида Көньяк Урал татарлары тарихына багышланган конференция узачак
Магнитогорскида Көньяк Урал татарлары тарихына багышланган конференция узачак

Магнитогорскида Көньяк Урал татарлары тарихына багышланган конференция узачак

26-27 сентябрьдә Россиянең төрле төбәкләреннән татар төбәкчеләре, тарихчылары Магнитогорскида җыелып, Көньяк Урал татарлары тарихына багышланган конференция уздырачак.

«Урал елгасы бассейнында яшәүче татарлар тарихын өйрәнүгә багышланган IX Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумына әзерлек бара. Өч этаптан торачак форум Магнитогорск, Оренбург һәм Уральск (Казахстан) шәһәрләрендә узачак. Бу көннәрдә без Магнитогорскиның милли-мәдәни татар автономиясе җитәкчесе Кадиминур Таһиров белән очрашып, форумның беренче этабын оештыру мәсьәләләрен хәл иттек», – диде Татарстанның «Татар төбәкчеләре җәмгыяте» рәисе Альберт Борһанов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә узачак конференциядә Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл республикаларыннан, Ярославль, Түбән Новгород, Пенза, Омск, Чиләбе, Оренбург, Самара өлкәләреннән галимнәр, төбәкчеләр, җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.

«Татарлар Магнитогорск шәһәре үсешенә зур өлеш керткән. Бүген биредә 28 мең татар яши. Аларның күбесе Татарстан җирләреннән сөргенгә сөрелгән, металл эшкәртү заводларына эшкә китеп төпләнгән татарларның нәсел дәвамчылары», – диде Альберт Борһанов.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*