tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Курган өлкәсендә Татарстан делегациясе катнашында Татар мәгарифе көннәре уза
Курган өлкәсендә Татарстан делегациясе катнашында Татар мәгарифе көннәре уза

Курган өлкәсендә Татарстан делегациясе катнашында Татар мәгарифе көннәре уза

Курган өлкәсендә Татарстан Республикасы делегациясе катнашында Татар мәгарифе көннәре уза. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы делегациясе составында Курган өлкәсенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина, секторның әйдәп баручы консультанты Әлфия Әхәтова, Яшел Үзән районының 5 нче гимназиясе директоры Рузилә Фәттахова, Казандагы Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе туган тел һәм әдәбият укытучысы Рәмилә Абдуллина һәм Татарстанның Урал төбәге буенча Даими вәкиллеге консультанты Регина Мансурова килгән.

Бүген делегация Сафакүл районының Мансур авылы халкы һәм урта мәктәп укучылары белән очрашты. Гөлия Мусина татар теле укытучыларының квалификациясен күтәрү, яңадан әзерләү курслары, балалар өчен ел саен үткәрелә торган тел лагерьлары турында сөйләгән. Ул мәктәп коллективына Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Рәхмәт хаты, шулай ук бүләкләр — калфак, түбәтәйләр һәм камзуллар, татар әдәби китаплары тапшырган.

Әлфия Әхәтова «Традицион мәдәният һәм мәгариф киңлеге» инновацион проектын тормышка ашыруда бердәм методик киңлек булдыру» дигән темага мастер-класс үткәргән. Шулай ук Курган өлкәсе һәм Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*