tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йолдыз авылы мәдәният йортында авыл халкы белән очрашу узды
Йолдыз авылы мәдәният йортында авыл халкы белән очрашу узды

Йолдыз авылы мәдәният йортында авыл халкы белән очрашу узды

Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсенең Йолдыз авылында.

Авылны һәм йортларны караганнан соң, Милли Шура рәисе мәдәният йортында Йолдыз авылы халкы белән очрашты. Ул халыкны сәламләде һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.

-Әлеге вакыйга татар халкын берләштерде. Беренчедән, сез түзем булып шушы этапка кадәр җитә алдыгыз. Икенчедән, Курган өлкәсе җитәкчеләре, Татарстан җитәкчеләре, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчеләре халкыбызның игътибарын җәлеп итә һәм мөмкин кадәр ярдәм күрсәтә алды, – диде Васил Шәйхразыев.

Шулай ук авыл халкын Курган өлкәсе Губернаторы урынбасары Константин Ермаков сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә калган барлык мәсьәләләр хәл ителәчәк.

Курган өлкәсе татар конгрессы рәисе Марат Юнысов һәм Йолдыз авылы имамы Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллин Курган өлкәсе Хөкүмәтенә һәм Бөтендөнья татар конгрессына янгын чыгуның беренче көннәреннән үк ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

Очрашу ахырында авыл халкы һәм кунаклары алдында Йолдыз авылының иҗади коллективы һәм Татарстаннан чакырылган артистлар – Рөстәм Закиров һәм Люция Мусина чыгыш ясады. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессыннан һәм Курган өлкәсе Хөкүмәтеннән бүләкләр тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*