tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зур бүләкләргә лаек
Зур бүләкләргә лаек

Зур бүләкләргә лаек

40 елга якын гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган, бүген дә мәдәни чараларда актив катнашкан Зәкинә Сәйфулла кызы Арангулова Тубыл районының Лайтамак авылында туа. 7 бала анасы, 15 оныкның, 4 нәбәрәнең әбисе, халкыбызның традицияләрен саклап Тубыл шәһәрендә яши. Ул өченче дәрәҗә Ана даны ордены, беренче һәм икенче дәрәҗә “Герой-Ана” медальләре белән бүләкләнгән ана. Хәзерге вакытта лаеклы ялда булса да, ул һәрвакыт халык арасында. Тубылда актив эш алып барган шәһәр Иҗтимагый палатасы әгъзасы, хезмәт ветераны Зәкинә Сәйфулла кызы Төмән өлкәсе иҗтимагый палатасы рәисе Геннадий Чеботоревның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Шәһәр күләмендә мәктәпләрдә узган иҗтимагый дәресләрдә, патриотик темага оештырылган очрашуларда, сугыш һәм тыл ветераннары белән узган чараларда уллары Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар белән еш катнаша. Күп еллар мәдәният өлкәсендә эшләгән, тәҗрибә туплаган, сәнгать дөньсында кайнаган Зәкинә Арангулова себер татар мәдәният үзәгендә өлкә күләмендә оештырылган “Себер сандугачы” вокал бәйгесенең алыштыргысыз жюри рәисе вазыйфасын башкара. Ул оештыручыларга яшь, яңа талантларны ачыкларга ярдәм итә.

Искиткеч матур тавышлы Зәкинә апаның вокал һәм артистлык осталыгына сокланмаган кеше юктыр. 2023 нче елны Зәкинә Арангуловага Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медален Татарстан Премьер- министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев себер татар мәдәният үзәгенең 35еллык юбилей чарасында тапшырды.

З.С.Арангулованың иҗаты Төмән өлкәсе Губернаторының Рәхмәт хатлары (2001, 2002 ел), күп санлы Мактау грамоталары белән билгеләнә. 2002 елда З.С.Арангуловага Россия Федерациясе мәдәният Министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе тапшырыла. 2002нче елдан Зәкинә Сәйфулла кызына “Тубыл шәһәренең атказанган гражданины” исеме бирелә. Зур бүләкләргә лаеклы булган якташыбызга җырлары белән тамашачыларын шатландырып, иҗтимагый юнәлештә дә уңышларга ирешеп, киләчәктә дә иҗади дәрт белән илһамланып мәдәният өлкәсендә озак еллар хезмәт итүен телибез.

                                              Римма Умитбаева,

Тубыл.

(фотода шәһәр башлыгы урынбасары Василий Кожедуб, Зәкинә Арангулова)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*