tatruen
Баш бит / 2013 / Июль

Архив за месяц: Июль 2013

Милли оешмалар урнашкан бинаны cаталар

Казан хакимияте татар милли оешмалары урнашкан Карл Маркс урамындагы 41-нче йортны сатуга куйган. Моның артында Русия ФСБсы тора, урамга куып чыгарып эшчәнлегебезне туктатырга телиләр, дип белдерә иҗтимагый оешма вәкилләре.

Дәвам »

Казанда укырга теләк белдергән Казакъстан абитуриентлары имтихан бирде

Шушы көннәрдә Астананың Русия мәдәният һәм фән үзәгендә Казан милли технологик тикшеренү университетында  укырга теләүче Казакъстан абитуриентлары имтихан (тест) бирде. 20ләп егет һәм кыз Казакъстанның төрле өлкәләреннән килгән иде. Чара башында ук Казакъстан татарлары һәм башкортларының оешмасы җитәкчесе Ринат Әбделхаликов, без Татарстан алдынгы югары уку йортларының берсе белән бик зур проект башлап җибәрәбез, диде. Әлеге имтиханны уздырыр өчен Казаннан биология ...

Дәвам »

Волгоград

Төрки чыганаклар буенча Идел буе Болгары дәверендә бу урында сәүдә ноктасы Сарысу шәһәрчеге (кайбер чыганак буенча Сары Тиен, болгарлар кайбер очракта тиен тире - тәңкә буларак кулланган иде) салынган.

Дәвам »

Татар конгрессы рәисе Польшада яшәүче милләттәшләребез белән очрашты

23 июль көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Польшаның Гданьск шәһәрендә яшәүче татар җәмәгать эшлеклеләре Ежи Шахуневич һәм Омар Асанович белән очрашты. Милләттәшләребез Казанга берничә көнлек эшлекле сәфәр белән килгән. Бүгенге көндә Ежи әфәнде Польшаның татар мәдәният үзәген җитәкләсә, Омар әфәнде аның урынбасары вазыйфасын башкара. Олы яшьтә булуларына карамастан, әле дә булса актив эшчәнлек алып баралар. Очрашуда ...

Дәвам »

“Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан мәдрәсәсе чит төбәкләрдә яшәүче имамнарны белем алырга чакыра

Кичә, ягъни 23нче июль көнне “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары Мөселман мәдрәсәсе”ндә чираттагы ифтар мәҗлесе узды. Мондый мәҗлесләрне үткәрүне мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт инде күп еллар элек үк башлап җибәргән иде. Милли һәм дини юнәлештә эшләүче шәхесләрне бер табын артына җыеп, догалар, мөнәҗәтләр белән ифтар, гает ашлары үткәрү Ильяс хәзрәт Җиһаншинның зур эшләренең берсе генә булып ...

Дәвам »