tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан мәдрәсәсе чит төбәкләрдә яшәүче имамнарны белем алырга чакыра
“Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан мәдрәсәсе чит төбәкләрдә яшәүче имамнарны белем алырга чакыра

“Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан мәдрәсәсе чит төбәкләрдә яшәүче имамнарны белем алырга чакыра

Кичә, ягъни 23нче июль көнне “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары Мөселман мәдрәсәсе”ндә чираттагы ифтар мәҗлесе узды. Мондый мәҗлесләрне үткәрүне мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт инде күп еллар элек үк башлап җибәргән иде. Милли һәм дини юнәлештә эшләүче шәхесләрне бер табын артына җыеп, догалар, мөнәҗәтләр белән ифтар, гает ашлары үткәрү Ильяс хәзрәт Җиһаншинның зур эшләренең берсе генә булып тора. Нәкъ менә шушы мәдрәсәдә бүгенге көндә Татарстанда имам булып торучы күп кенә хәзрәтләр беренче башлангыч белемнәрен шушында алдылар. Бу мәҗлестә катнашкан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин Ильяс хәзрәтнең мондый эшчәнлек алып баруы өчен зур рәхмәтен белдерде.

Мәдрәсә бу уку елына да көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләренә укырга чакыра. Көндезге бүлеккә урта дөньяви белемгә ия ир-егетләр алына. Шәкертләр өчен мәдрәсәдә яшәү һәм тәүлегенә өч тапкыр бушлай ашату каралган. Мәдрәсә программасында дини фәннәр, шулвай ук “Татар теле”, “Татар әдәбияты”, “Тарих”, “Хокук”, “Информатика”, “Умартачылык” кебек дөньяви дәресләр кертелгән. Мәдрәсәдә физкультура һәм спорт юнәлешендә дә зур әһәмият бирелә, спорт залы һәм спорт мәйданчыгы булдырылган.

Көндезге бүлекне тәмамлаучыларга югары дини белем хакында “Ислам белгечлеге” юнәлеше һәм “Ислам белгече һәм гарәп теле мөгаллиме” квалификациясе белән диплом бирелә. Аңа өстәмә рәвештә “Умартачылык” белгечлеге турында урта һөнәри шәһадәтнамә тапшырыла. Кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә 3 ел белем бирелә. Аларны бетерүчеләр “Шәригать фәннәре нигезләре” юнәлеше һәм “Имам–хатыйб һәм Ислам нигезләре мөгаллиме” квалификациясе белән урта дини белем хакында диплом алалар. Читтән торып укучылар өчен елына 2 тапкыр сессия үткәрелә, аларның уку дәвамында көненә өч мәртәбә ашату каралган.

2013 елдан мәдрәсәдә авыл мәчетләрендә эшләп килүче имаманарның белем дәрәҗәсен күтәрү буенча профессиональ курслар эшли башлады. Курсларда Татарстаннан һәм шулай ук Россиянең башка регионнарыннан имамнар да катнаша ала. Курслар матуриди гакыйдәсенә туры китереп, хәнәфи мәзһәбе буенча иман шарты, йола, гореф-гадәт һәм тәрбия мәсьәләләрен үз эченә ала. Курсларда белемнәрен тирәнәйткән дин әһелләренә сертификат тапшырыла.

Мөрәҗәгать итү өчен адрес: Казан шәһәре, 420108, Мәҗит Гафури урамы, 67 йорт, телефон 843–2783196

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*