tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессы рәисе Польшада яшәүче милләттәшләребез белән очрашты
Татар конгрессы рәисе Польшада яшәүче милләттәшләребез белән очрашты

Татар конгрессы рәисе Польшада яшәүче милләттәшләребез белән очрашты

23 июль көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Польшаның Гданьск шәһәрендә яшәүче татар җәмәгать эшлеклеләре Ежи Шахуневич һәм Омар Асанович белән очрашты. Милләттәшләребез Казанга берничә көнлек эшлекле сәфәр белән килгән.

Бүгенге көндә Ежи әфәнде Польшаның татар мәдәният үзәген җитәкләсә, Омар әфәнде аның урынбасары вазыйфасын башкара. Олы яшьтә булуларына карамастан, әле дә булса актив эшчәнлек алып баралар.

Очрашуда милләттәшләребез бүгенге көндә Польшада яшәүче татарларның тормыш-яшәеше һәм киләчәккә планнары турында сөйләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*