tatruen

Архив за день: 28.10.2013

Татарстан татар теле һәм татар әдәбияты буенча халыкара олимпиада үткәрә

Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада (алга таба – Олимпиада) Татарстан Республикасының Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында Россия Федерациясе субъектлары, шулай ук чит илләр укучылары һәм студентлары өчен үткәрелә. Олимпиадада Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдә яшәүче укучылар һәм студентлар (14-25 яшьләрдәге) катнаша ала. Олимпиада укучылар һәм студентлар ...

Дәвам »

БТК Башкарма комитеты “Дуслык” оешмасы рәисе Зәкия Мухсинова вафат булу сәбәпле Костанайга кайгы уртаклашу хаты җибәрде

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Костанай өлкәсенең “Дуслык” татар–башкорт милли–мәдәни үзәге идарәсе рәисе Мухсинова Зәкия Гариф кызының вафат булу сәбәпле, аның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша, диелә әлеге хатта. Зәкия Гариф кызы 1942 елның 11 июнендә Костанайда туа. 1964 елда педагогик институт тәмамлаганнан соң ул мәктәптә эшли, соңыннан комсомол һәм партия органнарында хезмәт итә. Казахстан халыклары Ассамблеясы әгъзасы Зәкия ...

Дәвам »

Чүпрәледә зур бәйрәм

Чүпрәле районда урнашкан Мунчали авылы Казан ханлыгы чорыннан билгеле булган авылларның берсе. Бүгенге көндә авылда 120 йорт исәпләнә, шунда 387 кеше исәпләнә. Шуларның 60 балалар. 12 бала авыл мәктәбендә башлангыч класста укый, 7 бала балалар бакчасына йөри, 42 укучы күрше авылга йөреп белем эсти. 26 октябрь көнне Мунчалида икенче тапкыр “Мунчали укулары” узды. Анда галимнәрнең һәм күренекле дин әһелләренең чыгышлары, ...

Дәвам »

Өч гасыр тарихлы татар авылы

Свердловск өлкәсенең Түбән Серга районы Уфа–Шигере авылы 1647 нче елда барлыкка килгән дип санала. Авыл Уфа елгасы буена Екатеринбургтан 140 чакрымда урнашкан. Бүгенге көндә авылда заманча җиһазландырылган яңа урта мәктәп эшләп килә, анда 80 бала татар телендә белем ала. Ә инде авылда барлыгы 400 дән артыграк кеше гомер итә. Иң мөһиме авыл халкы үзенең дингә нык тартылуы белән аерылып тора, бүгенге ...

Дәвам »