tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Өч гасыр тарихлы татар авылы
Өч гасыр тарихлы татар авылы

Өч гасыр тарихлы татар авылы

Свердловск өлкәсенең Түбән Серга районы Уфа–Шигере авылы 1647 нче елда барлыкка килгән дип санала. Авыл Уфа елгасы буена Екатеринбургтан 140 чакрымда урнашкан. Бүгенге көндә авылда заманча җиһазландырылган яңа урта мәктәп эшләп килә, анда 80 бала татар телендә белем ала. Ә инде авылда барлыгы 400 дән артыграк кеше гомер итә. Иң мөһиме авыл халкы үзенең дингә нык тартылуы белән аерылып тора, бүгенге көндә монда ике мәчет, бер мәдрәсә эшли, мәктәптә балалар белән күрешкәндә дә кызларның күбесендә яулык булуы безне сөендерде. Авыл халкының горурлыгы булып авылдашлары Хәмит Нафиков тора, ул Әфганстанда батырларча һәлак булып үлгәннән соң, Ленин ордены белән бүләкләнә, матур һәм яхшы мәктәп музеенда аның хөрмәтенә аерым бүлек булдырганнар. Истәлекләргә караганда Хәмит үзенең взводы белән үз позицияләреннән чигенмичә бар солдатлар да үлеп беткәч дошманнарга пычак белән ташланып сугышуын дәвам итә. Әфганнар аның батырлыгына сокланып аның гәүдәсен үз авылларына алып кайтып хөрмәтләп күмәргә рөхсәт сорыйлар. Шушы сугыштан соң Хәмит Нафиков взводына каршы сугышкан Әфган кабиләсе, Хәмитнең батырлыгына хөрмәт белән, бүтән без бер сугышка да катнашмаячакбыз дип, үз коралларын ташлыйлар. Шулай ук авылда якын тирәләргә дан тоткан өшкереп дәвалаучы берничә әби дә яши булып чыкты, һәм мине иң гаҗәпләндергәне бу авылга даими рәвештә Америка индеецлары оешмасы вәкилләре киләләр икән, аларның белдерүенчә индеецларның кайсыдыр кабиләсе белән җирле татарларны туганлык җепләре бәйли ди. Шул очрашуларның нәтиҗәсе булып авыл мәктәбендә ЮНЕСКОның “Бәхет йолдызы” оешмасы да ачылган. Болар барсы мәрхүм академик Абрар Кәримуллинның татарлар белән Америка индеецлары арасындагы тел охшашлыклары турындагы фикеренең бер чагылышы булып тора.

Ренат Вәлиуллин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*