enrutat
Баш бит / 2014 / Гыйнвар

Архив за месяц: Гыйнвар 2014

Татарстанның Дәүләт советында журналистларга телләрне саклау программасы турында сөйләделәр

30 гыйнварда ТР Дәүләт Советында үткән матбугат очрашуында Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һәм Тәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин Татарстанда телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча яңа дәүләт программасы турында сөйләделәр. Разил Вәлиев әйтүенчә, 2013 елның октябрендә кабул ителгән программа алдагы елларда эшләгәненнән аерылып тора. Беренче чиратта РФ законнары үзгәрү сәбәпле мондый ...

Дәвам »

Азнакайда Батырлык дәресе узды

Лениград шәһәрен фашист камалышыннан азат итүгә 70 ел тулу уңаеннан тарих укытучысы Розалия Кашапова мәктәбебездә Батырлык дәресе уздырды. 9 нчы сыйныф укучылары Регина Әхмәтшина “Блокадалы Ленинград” темасына презентация ясады. Сөмбел Шәйдуллина һәм Луиза Кирина күңелләрне тетрәндерерлек шигырьләр сөйләде. Сугыш турында документаль фильм ул чорларның дәһшәтен һәм фаҗигасен ачып салды. -Мондый дәресләрнең патриотик тәрбия бирүдә әһәмияте зур, алар тарихыбызны, халкыбызның батырлыгын ...

Дәвам »

Ульяновск шәһәрендә Идел аръягы районында Мәүлид бәйрәме

Кичә, ягъни 29 нчы январь көнне Ульяновск шәһәрендә Идел аръягы районы җирле татар милли–мәдәни мохтарияте башлангычы белән берничә чара узды. Әлеге оешма Ульяновскиның иң зур районнарының берсендә эшләп, шактый эш-гамәлләр күрсәтергә өлгерде. Мохтарият рәисе Нәзметдинов Рафаэль Әминович үзенең тырышлыгы, җирле хакимият һәм милләттәшләребез белән уртак тел таба белүе нәтиҗәсендә лаеклы ихтирам яулый алды. Бу көндә шәһәрнең 64 нче мәктәбендә Идел ...

Дәвам »

Барлык бүләкләнүчеләрне дә котлыйбыз!

“Казанда Бөтендөнья студентлар уеннарын уздыруга республиканың бар халкы, аның җитәкчелеге, министрлыклар, ведомстволар, оешмалар җитәкчеләре зур өлеш кертте”, дип билгеләде РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, бүләкләү тантанасында. Ул Уеннарга әзерлек һәм аны уздыру эшендә катнашкан барлык кешегә рәхмәт белдерде . Тантанада беренче булып Казан мэры Илсур Метшинны бүләкләделәр – IV дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ...

Дәвам »