tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә фәнни эш бәйгесенә йомгак ясалды
Әлмәттә фәнни эш бәйгесенә йомгак ясалды

Әлмәттә фәнни эш бәйгесенә йомгак ясалды

30 гыйнварда  Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлекчәсе бюро утырышы булып узды.

Аның эшендә Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, ӘДМХИ ректоры Ильяс Салахов һәм башка әгъзалар катнашты. Көн тәртибендә «Ризаэддин Фәхреддинең иҗади мирасын өйрәнү буенча иң яхшы фәнни эш» бәйгесенә йомгак ясау, «Р.Фәхреддин һәм татар мәгърифәтчелеге» дигән темага узачак Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясенә әзерлек мәсьәләләре каралды.

Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Ильяс Салахов сүзләренә караганда, бәйгедә 62 укучы һәм студент катнашкан. Татарстаннан тыш, Оренбург өлкәсе, Чувашия Республикасы укучылары, Казан федераль университеты, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты, Чистай педагогия, М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия, Әлмәт физкультура көллиятләре студентларыннан фәнни эшләр кабул ителгән. Бюро әгъзасы, фәнни эшләр буенча проректор Рауза Гаррапова ассызыклап узганча, Татарстан Республикасыннан иң актив катнашкан укучылар Сарман, Әлмәт, Лениногорск, Мөслим, Нурлат, Менделеевск, Бөгелмә, Азнакай муниципаль районнарыннан. Әлмәттән исә 17, 25, 21, 10, 13, 15, 9, 4, 20 нче санлы, Мәмәт, Урсалы гомуми урта белем бирү мәктәпләре, Р.Фәхреддин исемендәге гимназия укучыларын билгеләп үтәргә мөмкин.

Комиссия әгъзаларының уртак фикере белән бәйгедә беренче урын – Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының психология-педагогика факультеты студенты Фәннур Кәримовка бирелде. Икенче урынга Казан федераль университетының Алабуга институты студенты Лилия Хәбибуллина, өченче урынга Әлмәт физкультура көллияте студенты Айгөл Ногманова, Казан федераль университетының Алабуга институты студенты Рәзилә Сәйфулова чыкты.

Укучылар арасында иң яхшылары дип түбәндәге эшләр табылды:

Оренбург өлкәсе Сакмар районы Татар Каргалысы гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Әдилә Самарханова, Лениногорск шәһәре 11 нче гимназия укучысы Рина Бадыкшанова. II урында – Чувашия Республикасы Батыр районы Шыгырдан гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Ризәлә Айзатуллова, Әлмәт муниципаль районының 25 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Булат Шаһиев.

III урында – Бөгелмә шәһәре 11 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Айгөл Бадретдинова, Әлмәт шәһәре 9 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Миләүшә Муталлапова, Оренбург өлкәсе Абдулино районы Тирис-Усман төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Гүзәл Хәлиуллина. Бюро утырышында мондый чаралар уздыруны алдагы елларда да дәвам итеп, Әлмәт муниципаль районы мәктәпләре укучыларының һәм уку йортлары студентларының тагын да активрак катнашуына ирешергә дигән максатлар куелды. Утырышның икенче яртысында 27–28 февраль көннәрендә Әлмәт шәһәрендә «Р.Фәхреддин һәм татар мәгърифәтчелеге» дигән темага узачак Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциягә әзерлек мәсьәләләре каралды.

Фәрдия Хәсәнова, «Альметьевский вестник» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*