Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә иң уңган татар егете һәм кызын сайлыйлар
Төмәндә иң уңган татар егете һәм кызын сайлыйлар

Төмәндә иң уңган татар егете һәм кызын сайлыйлар

Тиздән Төмән өлкәсендә гомер итүче татар егет-кызлары арасында «Себер йолдызы» һәм «Татар егете» бәйгеләре башланып китәчәк. Хәзерге вакытта оештыручылар конкурска гариза кабул итү белән мәшгуль.

Әлеге бәйгене уздыру күптән инде матур гадәткә әверелде. Төмәндә гомер итүче милләттәшләребез һәр елны бу ике конкурсны зур түземсезлек белән көтеп ала. Чөнки әлеге чаралар аларга татар милли тормышында кайнарга, өлкәнең төрле почмакларында яшәүче милләттәшләре белән танышырга, дуслашырга мөмкинлек бирә.

Чараның максаты – татар милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен үстерү, саклап калу, яшьләрдә татар теленә карата кызыксыну һәм хөрмәт уяту.

Кагыйдә буларак, конкурста 16дан 25 яшькә кадәрге егет һәм кызлар катнаша ала. Иң мөһиме – алар татар телендә дөрес һәм аңлаешлы итеп сөйләшә белергә тиеш, дип хәбәр итә Урал татарларының рәсми сайты.

Чараның сайлап алу турлары 15-16 февраль көннәрендә Төмән шәһәрендә уздырылыр дип планлаштырыла. Бәйгедә катнашасы килгән егет-кызларга татар халкы тарихы, мәдәнияте, дине турындагы сорауларга җавап бирергә туры киләчәк. Болардан кала алар иҗади яктан да сәләтләрен күрсәтергә тиеш.

«Себер йолдызы» һәм «Татар егете» бәйгеләренең финал өлеше март азагында үткәрелер дип уйланыла. Анда Татарстаннан махсус чакырылган кунаклар да чыгыш ясар, дип өметлнә оештыручылар.

“Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*