tatruen

Архив за день: 14.01.2014

Ислам- безнең яшәү рәвеше

Куе нарат урманнары арасында утыручы бу матур шәһәрне “Урмандагы шәһәр яисә шәһәрдәге урман” дип йөртәләр. 1698 нче елда нигез салынган – элеккеге Мәләкәс, хәзерге Димитровград шәһәрендә бүген 16 меңнән артык татар гомер итә. Узган гасырда биредә татар педагогия училищесы эшләгән, татар телендә “Мәләкәс хәбәрләре” исемле газета да чыккан. Бүген шәһәрдә 10 елдан бирле татар автономиясе, мәктәп, мәдәният йортларында үзешчән татар ...

Дәвам »

Госман Садә тәхәллүсе белән танылган татар шагыйре вафат

Госман Садә тәхәллүсе белән танылган шагыйрь һәм журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Госман Мохтасар улы Зәйнетдиновның йөрәге бүген тибүдән туктаган. Госман Садәнең якты исеме күңелләребездә һәрвакыт сакланыр, дип белдерә ТР Язучылар берлеге хәбәр итә. Госман Мохтасар улы Зәйнетдинов 1949 елның 23 февралендә Башкортстанның Аскын районы Әмир авылында колхозчы гаиләсендә туган. Үз авылларында башлангыч, Кашка авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ...

Дәвам »

Бельгиялеләр Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры куелышында «Аккош күле» балетын карадылар

Артистларга яңа елда яңа уңышлар теләп «Бельгия татарлары» берлеге әгъзалары чыгыш ясады һәм бүләкләр тапшырды.

Дәвам »

Станфордта төрки моңнар яңгырады

Aмерикан төрки-татар берләшмәсе (АТТБ) каршындагы "Ай, былбылым" төркеме әлеге чарада уйгыр, казакъ, чуаш, азәри, төрек, кырымтатар, гагауз һәм татар җырларын һәм биюләр башкарган.

Дәвам »