tatruen

Архив за день: 10.06.2014

Новосибирскида татарлар берләшү турында уйлаштылар һәм Сабантуенда бәйрәм иттеләр

7-8 июньдә Новосибирски каласында Себер федераль округы татар оешмалары лидерлары җыелышты. Беренче көнне Себер федераль округына кергән 8 төбәгендәге татар оешмаларыннан делегатлар I съездларын үткәрделәр. Бу чара аларның үзара эшләрен координацияләү өчен оешма төзү максатыннан уздырылды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросы әгъзасы Дамир Исхаков әйтүенчә (ул үзе дә съездта булды), мондый оешма Себер федераль округына бик кирәк. Ник дигәндә, әлеге округка кергән ...

Дәвам »

Лондонда Сабан туен бәйрәм иттеләр

Бөекбритания башкаласында UCL Лондон университеты территориясендә Сабан туе бәйрәме узды. Милли бәйрәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов һәм Берләшкән Корольлекнең Татарлар ассоциациясе рәисе Рамил Миңнуллин тарафыннан Саба туе флагын күтәрүдән башланды. Үзенең сәламләү сүзендә РФнең Бөекбритания Корольлегендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Яковенко Россия этномәдәниятен тарату аша мәдәни багланышның мөһимлеген билгеләп үтте. Шундый матур чараларның ...

Дәвам »

Чехиядә татарлар Сабан туе уздырды

7 июньдә Прага янындагы Бубовице авылында Чехиядә гомер итүче татарларның уникенче тапкыр Сабан туе узды. Шушы вакыйга турында Прагадан журналист Ландыш Харрасова хәбәр иткәнчә, шимбә көнне төш вакытында бирегә Чехиядән генә түгел, ә Германия һәм Һолландиядән дә кунаклар килгән иде. Гомумән, бәйрәмгә 300ләп кеше җыелды. Алар арасында татарлар да, чех, украин, казакъ, төрекмән, үзбәк, рус халыклары һәм башка милләт вәкилләре ...

Дәвам »