tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирскида татарлар берләшү турында уйлаштылар һәм Сабантуенда бәйрәм иттеләр
Новосибирскида татарлар берләшү турында уйлаштылар һәм Сабантуенда бәйрәм иттеләр

Новосибирскида татарлар берләшү турында уйлаштылар һәм Сабантуенда бәйрәм иттеләр

7-8 июньдә Новосибирски каласында Себер федераль округы татар оешмалары лидерлары җыелышты.

Беренче көнне Себер федераль округына кергән 8 төбәгендәге татар оешмаларыннан делегатлар I съездларын үткәрделәр. Бу чара аларның үзара эшләрен координацияләү өчен оешма төзү максатыннан уздырылды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросы әгъзасы Дамир Исхаков әйтүенчә (ул үзе дә съездта булды), мондый оешма Себер федераль округына бик кирәк. Ник дигәндә, әлеге округка кергән төбәкләрнең һәркайсында татарлар саны бик күп түгел. Иң күбе – Новосибирски, Красноярски һәм Кемерово өлкәләрендә яши. Ләкин округ буенча тулаем алганда сан яртымиллионга якынлаша – 490 мең татар. Себер федераль округы татар оешмаларының ассоциациясе бер яктан җирле татарларның эчке мөнәсәбәәтләрен координацияләп торса, икенче яктан хакимият органнары белән эш иткәндә дә саллы сан татарларның мәнфәгатен ныграк яклаячак дигән өмет бар. Әлегә бу беренче җыелышта бар мәсъәлә дәхәл итеп бетелмәде, шулай да принципиаль карар кабул ителде: ассоциация булачак, аның каралама уставы да хупланды. Яңа оешма инде эшләүче татар оешмалары һәм Бөтендөнья татар конгрессы арасында арадашчы булмаячак,ул горизонталь мөнәсәбәтләр һәм җирле хакимиятләр белән эшләячәк.

Икенче көнне Новосибирскиның Үзәк паркында “Себер федераль округы Сабантуе” исеме белән бәйрәм узды. Һава ямьсезрәк булса да (Салкын, җил, яңгыр), 2 меңләп җыелган халык бик яратып күңел ачты. Мәйданда Сабантуй чибәрен дә сайлап алдылар. Бәйрәмнең матур оештыруында Татарстанның Бөгелмә районы тырышлыгы да һәлиткеч роль уйнады. Моны Новосибирскига Бөгелмә хакимияте җитәкчесе Илдус Касымов үзе килүе дә раслап тора.

Фото ИТАР-ТАСС, фотограф

Евгений Курсков

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*