tatruen

Архив за день: 30.06.2014

Татарстан театрлары Сабантуе батыры – Алмаз Гәрәев!

28 июнь көнне Татарстан театрлары инде сигезенче мәртәбә үз Сабантуйларын бәйрәм иттеләр. Быел театр сабантуе беренче мәртәбә Чаллы шәһәрендә үткәрелде. Бәйрәмгә Әлмәт, Буа, Минзәлә, Түбән Кама һәм Казанның Г.Камал һәм Г.Кариев исемендәге, “Әкият” курчак театры һәм Чаллы театрлары, мәртәбәле кунаклардан: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, шәһәр башлыгы урынбасары Флера Андреева килделәр. Һәр елдагыча театр Сабантуе ...

Дәвам »

Асылыбызга кайтабыз: “Ак калфак”ның яңарган чагы

Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисованың узган атнада Азнакайга “Чатыр Тау җыены”на килүеннән файдаланып, район башлангыч оешмасы активистлары аның белән очрашу үткәрде. Бу җылы күрешү “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү рәвешендә барып, ике якта да яхшы кичерешләр, онытылмас тәэсирләр калдырды. Әлеге эчкерсез аралашуда яңгыраган кайбер фикерләрне, газета укучыларыбыз, сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. Кадрия Идрисова: –Бүгенге көндә ...

Дәвам »

Барнаулда Сабантуй үтте

29 июньдә Барнаулда да Сабантуй үтте. Татар бәйрәме бу төбәктә 22 нче мәртәбә оештырылды. Инде өченче ел рәттән бәйрәмдә яңгыр яуса да, халык күңел ачу форсатын файдаланмый калмады. “Дуслык” татар мәдәнияте үзәге һәм төбәк милли-мәдәни автономиясе Сабантуйны күңелле итеп уздыруны әйбәтләр кайгыртканнар. Шулай ук Алтай якларында су басудан зыян күрүчеләрне дә кунак иткәннәр. Концерт программасында җирле “Дуслар” фольклор ансамбленнән тыш, башка ...

Дәвам »

Татарстанда беренче ифтар ашлары уздырылды

27 июньдә беренче тәравих намазы укыган Татарстан мөселманнары 28 июльдә беренче ифтарны уздырды. Һәр елдагыча Казандагы кайбер мәчетләр ифтар чатырлары корып ураза тотучыларга авыз ачтырды.

Дәвам »