tatruen

Архив за день: 09.04.2018

Гали авылында – тынлык, күңелдә — бушлык

Расих Латыйпов бакыйлыкка күчкәннән бирле авыл тынып калгандай булды.Расихның эшен дәвам итүчеләр табылыр микән? Һәр кеше гомеренең иң авыр мизгелләрендә, ярдәм сорап, Аллаһы Тәгаләгә ялвара. Тормышта фаҗигале хәлләр килеп чыкканда, чарасызлыктан, кайгы-хәсрәтләребезне ур­таклашабыз, йөрәк сызлауларын басар өчен, бәет-мөнәҗәтләр чыгарабыз. Алар­ның барлыкка килүе дә татар халкының фаҗигале язмышы белән бәйле, әлбәттә. Ә милләтебезнең язмышы әйтеп бетергесез авыр һәм фаҗигале булган. Тарих ...

Дәвам »

Мәдәни башкалада берьюлы ике “Татар кызы” ачыклана

Аның берсе - Ленинград өлкәсен, икенчесе Санкт-Петербург каласын тәкъдим итәчәк.

Дәвам »

Киров өлкәсендә “Кояш”ның юбилей концерты

Киров өлкәсе Вятка Аланы “ЭтноМир” милли мәдәни үзәкнең “Кояш” татар җыры халык ансамбле бу көннәрдә ун еллык юбилей концертына әзерлек белән мәшгуль.

Дәвам »

ВИДЕО: Ринат Закиров: «Авыллар тарихын өйрәнү үз нәсел җепләрен белгән буын тәрбияләргә ярдәм итәчәк»

II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены кысаларында «Мәдәни мирасны,  татар төбәк тарихын барлауда һәм өйрәнүдә галимнәрнең, тарихчыларның, җәмәгать эшлеклеләренең роле» түгәрәк өстәлендә Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закировның сәламләү сүзе

Дәвам »

Татарстан Язучылар берлеге Айрат Арсланов каберен зиярат кылырга чакыра

Татарстан Язучылар берлеге  барлык язучыларны да күренекле артист, легендар нәфис сүз остасы Айрат Арсланов каберенә зиярат кылырга чакыра. 10 апрельдә 9.30 сәгатьтә Татар филармониясеннән зияратка  махсус автобус китә. Килүчеләрнең очрашуы – зияратка керә торган капка янында 10.00 сәгатьтә. Айрат Арсланов кабере  зияратның 31нче аллеясында урнашкан.​

Дәвам »

Дагыстанда Туфан Миңнуллиннның «Ай булмаса йолдыз бар» әсәре буенча спектакль куелды 

Спектакльнең режиссеры Мирзәбәк Мирзабәков тамашачыларның әсәр күтәргән темага, артистлар уенына битараф калмаулары турында әйтә. 

Дәвам »