tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Тукай көне Пушкинкада үтте
Габдулла Тукай көне Пушкинкада үтте

Габдулла Тукай көне Пушкинкада үтте

26 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, татар халкы Туган тел көнен билгеләп үтә. Альфия Нургаян кызы Маланьчева, Мордовия Республикасы А.С.Пушкин исемендәге Милли китапханәнең милли һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлегенең баш китапханәчесе җитәкчелегендә Пушкинканың 2 меңнән артык булган китаплы татар әдәбияты секторында Саранскның 11 һәм 38, Ләмберәнең беренче урта мәктәпләре катнашы белән Туган тел турында һәм Габдулла Тукай турында матур чара үтте.

Башка бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар белән беррәттән, бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын биләп тора. “Туган телеңне онытсаң, рухыңны югалтырсың…”– дип язган шагыйрь. Туган телен белмәгән кеше үз халкыннан да, милли тамырларыннан да аерыла, туган җиренә дә ят була. Без күпмилләтле илебездә төрле телләрнең һәм үзенчәлекле диалектларның байлыгын һәм аһәңен саклап калырга тиешбез. Туган тел көне һәрвакытта да тынычлык, дуслык һәм татулык бәйрәме дип кабул итәбез. Һәм чынлап та татар, рус, мордва милләтле балалар татар һәм рус телләрендә Габдулла Тукай һәм аның турында язган шигырьләрне яттан сөйләделәр, укыдылар. Биографиясенә сәяхәт иттек, презентация карадык, матур җырлар башкардылар. Ләмберәнең 1 мәктәбе 6Б сыйныф укучысы Сюбаева Диляра, укытучы-организатор Сюбаева Зульфия Захир кызы җитәкчелегендә, Саранск шәһәре №38 мәктәбе 4 А сыйныф укучысы Даша Блинникова матур җырлар җырладылар. Зал да кушылды.

Сәнгатьле шигырьләрне укычыларны Ләмберә 1 мәктәбендә татар теле укытучысы Янгляева Алмаз Кериш кызы әзерләп алып килгән. Укытучы үзе дә чарада актив катнашты.

Чыганак: “Юлдаш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*