tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апасның “Рухият” тәрбия үзәгендә “Татар азаны” һәм шигърият бәйрәмнәре узды
Апасның “Рухият” тәрбия үзәгендә “Татар азаны” һәм шигърият бәйрәмнәре узды

Апасның “Рухият” тәрбия үзәгендә “Татар азаны” һәм шигърият бәйрәмнәре узды

“Рухият” тәрбия үзәге аһәңле, матур азан тавышларыннан һәм шигьри чыгышлардан яңгырап торды бу көнне. “Татар азаны” һәм Габдулла Тукай һәм башка шагыйрьләрнең динебезгә, милләтебезгә, туган телебезгә, тынычлыкка багышланган шигърият бәйрәмнәре бик матур узды. Бәйрәмдә балалар, ата-аналар һәм мөгаллимәләр барлыгы – 80 кеше катнашты.

“Балаларның матур азан әйтүләре, күңел биреп сәнгатьле итеп сөйләгән шигырьләре – барысына да мөгаллимәләребезнең тырышлыгы салынган. Киләчәктә дә яшь буынны иманлы, әдәпле, әхлаклы, тугрылыклы итеп тәрбияләргә Аллаһ насыйп итсен иде”, – дип хәбәр итте район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Венера Сәгъдиева.

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*