tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәккәдә Татарстанда Коръәнне өйрәнү эшчәнлеге белән кызыксындылар
Мәккәдә Татарстанда Коръәнне өйрәнү эшчәнлеге белән кызыксындылар

Мәккәдә Татарстанда Коръәнне өйрәнү эшчәнлеге белән кызыксындылар

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗ сәфәре кысаларында Мәккәдә Коръән-Кәримне һәм аның турындагы фәннәрне өйрәнү буенча “аль-Макариуль Куръания” хәйрия үзәге белгечләре белән очрашты. Әлеге үзәк белгечләре татар Коръән-хафизлар мәктәбенең тарихына һәм Татарстан мөфтиятенең аны торгызу өлкәсендәге тәҗрибәсенә ачык кызыксыну белдерделәр. Очрашу барышында мөфтине Үзәк тарафыннан Коръәнне өйрәнү буенча чаралар белән таныштырдылар, республикадагы бу өлкәдә вәзгыять хакында белештеләр, гомумән Коръән хафизлар әзерләү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Камил хәзрәт үзәк белгечләренә хафизларны укыту һәм тәрбияләү, Коръән китапларын бастыру һәм тәфсирләр әзерләү буенча нәзарәт эшчәнлеге хакында сөйләде. Билгеле булганча, Изге Китапны халык арасында популярлаштыру, тәфсирләр әзерләү, Коръән-хафизларның классик мәктәбен торгызу һәм иҗазалы хафизлар булдыру эшчәнлеген Диния Нәзарәте җаваплы, күпьяклы, эзлекле һәм даими рәвештә башкара. Әлеге чараларны тормышка ашыруда “аль-Макариуль Куръания” хәйрия үзәге Татарстан мөфтиятенә үзе ярдәмен һәм ике арада хезмәттәшлек урнаштыруны тәкъдим итте.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән булдырылган Коръән өйрәнү бүлеге үзенә күрә бер зур казаныш булып тора. Әлеге структураның иң олы хезмәте – 2016 елда Коръәннең “Каләм Шәриф” яңа басмасын бастырып чыгару. 2017 елда исә әлеге басма Россиядә ислам үсеше тарихына кереп калды – ул рәсми рәвештә дөньякүләм стандартларга тәңгәл килә дип танылды. Коръән Сүриянең вакфлар министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча Югары комиссиясе тикшерүен уңышлы үтеп, халыкара стандартларга яраклык турындагы Шәһадәтнамәгә ия булды.

Бер ай элек кенә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты кече форматта Коръән китабын бастырып чыгарды. Басма Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә һәм Коръән хафизлар, Коръән фәне белгечләреннән торган махсус оештырылган фәнни комиссия әгъзалары катнашында әзерләнде. Комиссия составында Мисыр галиме, шәригать фәннәре белгече шәех Хәсән Һәдия һәм күренекле Төркия галиме Таяр Алтынкулач кебек белгечләр керде. Коръән җүзләрнең  хизбларга бүленүе белән үзенчәлекле. Шунысы әһәмиятле: Нәзарәт бастырып чыгарган Кәлам Шәриф китабы халыкара стандартларга туры килүе турында Сүриянең вакфлар министрлыгы Шәһадәтнамәсенә ия. Китаптагы тамгалар саны да Госман хәлифә тарафыннан кабул ителгән стандартка туры килә (Расм Әл-Госмания). Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Коръән китабынының бизәлешен ясаганда үз вакытында Галимҗан Баруди нәшер иткән Коръән китабына таянылды.

Республикада Коръән уку бәйгеләре дә әйтеп бетергесез әһәмияткә ия. Конкурс Диния Нәзарәтенә талантлы Коръән-хафизларны барларга һәм Изге Коръәнне уку традициясен үстерергә ярдәм итә.

Хәзерге вакытта ТР МДН белгечләре тарафыннан Коръәннең рус һәм татар телләрендәге тәфсирләре әзерләнә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*