tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарда Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган татарча концерт узды
Самарда Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган татарча концерт узды

Самарда Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган татарча концерт узды

Кичә, 5 майда, өлкә Халыклар дуслыгы йортында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган концерт узды. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активистлары һәм “Ялкынлы яшьлек” ансамбле артистлары көче белән әзерләнгән бәйрәм программасы җыр-бию һәм Бөек Ватан сугышы турындагы хатирәләр белән үрелеп барды.

“Ялкынлы яшьлек” ансамбле җырчылары Искәндәр Әхмәтов, Илнур Алтынбаев, Фәнил Зыятдинов, Сания Әминова үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Ә Шамили Ибраһимова башкаруында “Ана” бәете (авторы — җирле шагыйрә Наилә Хөсәенова) аеруча күңел кылларын тибрәтеп, күзләрне яшьләндерде. Биючеләр Рузия Идрисова, Диана Таһирова, Иркә Әхмәрова, Ләйсән Сабирова, Гөлназирә Нуруллина (хореограф) дәртле биюләре белән күңелләрне җилкендерделәр.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активистлары Рәмия Ваһитова, Алсу Сабирова, Ләйсән Шәрифуллина, Самира Мостафина, Фәрзәнә Мәхмүтова, Марат Төхвәтуллиннарның чыгышлары да кайнар алкышларга күмелә барды.

Концертта Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз турында эчтәлекле видеопрезентация тәкъдим ителде. Ә аннан соң чарада катнашучылар сугыш кырында ятып калган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Өлкә татар милли-мәдәни татар автономиясе, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Фәрхәт Мәхмүтов артистларга, программаны бик матур итеп алып барган Фәрзәнә Мәхмүтова һәм Илнур Бикколовка, тавыш операторы Айнур Алтынбаевка рәхмәтен белдерде. Концерт программасын оешма активисты Альбина Мәхмүтова әзерләгән иде. Бәйрәм чарасы чәй табыны артында дәвам итте.

 

Алия АРСЛАНОВА.
Автор һәм Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.
Самар шәһәре.

samtatnews.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*