tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хөрмәтле ветераннар! Сезне ихластан бәйрәмнәрегез белән тәбриклибез
Хөрмәтле ветераннар! Сезне ихластан бәйрәмнәрегез белән тәбриклибез

Хөрмәтле ветераннар! Сезне ихластан бәйрәмнәрегез белән тәбриклибез

Менә 74 ел тыныч һәм мул тормышта яшәсәктә, сугыш китергән тирән хәсрәт яралары һаманда үзен сиздерә, моны без ветераннарның күкрәгендә кыйпылдаган орденнар аша, әти сүзен әйтергә тилмергән сабыйлар аша, ничә еллар буена олы юлдан күзен алмый газизләрең көткән якыннары аша, әле һаман бер-берсен эзләүче дуслар аша беләбез. Бүгенгесе көндә Сургут шәһәрендә яшәп гомер итүче, быелгысы елны сан ягыннан бик күпкә азайган ветераннарыбыз: Әхмәтханов Сәгыйть, Сәлимгәрәев Тәвәнгир Сәлим улы, Галеева Якут Мөхәммәт кызлары. Бик кызганыч, аларның саны елдан ел кими.

-« Гөлчәчәк, заманында 30га якын ветеранны,өч төркемгә бүлеп котлый идек.Ә быелгысы елны өч кенә өйгә барасы. Беттеләр инде ветераннар, тыл ветераннары да бетеп бара бит.Әйдә әле,бергәләп тагын ветераннарны котлап кайтыйк.Фәнил энемә дә әйтәм.Ул гармунын алыр,Тәвәнгир абый ел саен “Зәңгәр күлмәк”не җырлата.Кушылып та җырлый. “Сандугач” ансамбле кызлары: Рита Файрушина белән Гүзәлия Хайруллова да чыгабыз, диде. Әйдә, бергәләп хәлләрен белеп кайтыйк.Сургут җәмигъ мәчетеннән дә бүләк-күчтәнәчләр бар, Вадим Дмитриев үзенең ”Түбәтәй”рестораныннан бездән дә бавырсак, хуш исле чәйләр күчтәнәч булсын, дип тапшырырга кушты.Без,үзең беләсең, һәр елны бергәләп котладык.Быел гына калмабыз,матур сүзләреңне әзерли тор”- дип телефон аша дәште, безнең җилдән-җитез Нурия Әхәт кызы Җиһаншина.Ә чынлап та бит шулай. Алар санаулы гына…

Исән чакта алар белән күрешеп калу, тормыш катлаулыклары турында аралашу,сугыштан соңгы елларда илне торгызу өчен түккән көчләре, илдәге авырлыклар турында аларның үзләреннән ишетеп калу, үзе зур бәхеткә тиң түгелме соң?!Әле Җйңү бәйрәме белән котларлык кешеләр бар икән, әлбәттә бик сөенеп барабыз. Колач җәеп каршы алалар, хәер-фатихаларын биреп,озатып калалар.Исән генә була күрсеннәр.

Хөрмәтле ветераннар! Сезне ихластан бәйрәмнәрегез белән тәбриклибез. Сезгә имин тормыш, ныклы сәламәтлек телибез. Якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, кадер-хөрмәттә хәерле озын гомер кичерергә язсын. Гаиләләрегездә һәрвакыт муллык һәм бәрәкәт булсын!

4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 100 ел буена да онытылырлык түгел. Каһарманнарның саны мәңгелек. Бер кайтмасак бер кайтырбыз дип китсәләрдә, күпме ватандашларыбыз туган туфрагын күрә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән. Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган, илебезнең ныклап аякка басып китүенә зур көчләрен кызганмаган ветераннарыбызга, тыл ветераннарыбызга чиксез рәхмәтлебез, алар алдында баш иябез, олы рәхмәтләребезне җиткезәбез, аларга алдагы көннәрдә дә исәнлек-саулык телибез!
                                                                                   Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО-Югра

                                                                                  Риф Садыйков фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*