tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарча укый-яза белгән меңнән артык кеше Әдәби марафонда катнашырга теләк белдергән
Татарча укый-яза белгән меңнән артык кеше Әдәби марафонда катнашырга теләк белдергән

Татарча укый-яза белгән меңнән артык кеше Әдәби марафонда катнашырга теләк белдергән

1 гыйнвар көнне татарча әсәрләр уку буенча X Дөньякүләм «Әдәби марафон» башланып китте. Әлеге бәйге 2017 елдан бирле һәр квартал саен үткәрелә.

Марафонда татарча укый-яза белгән, кая яшәвенә дә карамастан, һәркем катнаша ала. Проектның идея авторы һәм җитәкчесе — Раил Гатауллин. Төп оештыручылары — Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге.

«Әдәби марафон» да катнашу өчен оештыручыларның ВКонтакте челтәрендәге төркемнәренә кушылырга һәм комментарийларда үзең турында белдерергә кирәк.

Марафон 21 көн дәвам итә. Шул вакыт эчендә катнашучылар татар телендәге әдәби әсәрләр, шигырьләр укып, аларны кызыклы итеп үзләренең социаль челтәрләре битендә тәкъдим итәргә тиеш.

Раил Гатауллинның Инстаграм аша җиткергән сүзләренә караганда, әлеге марафонда 1200дән артык кеше катнашыр дип фаразлана. Киләсе әдәби чара 1 апрельгә билгеләнгән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*