tatruen
Баш бит / Татар дөньясы (белешмә) / Иҗат коллективлары / “Шытыр –шатыр” балалар фольклор – этнографик коллективы
Фольклорно-этнографический коллектив «Шытыр-шатыр»
Фольклорно-этнографический коллектив «Шытыр-шатыр»

“Шытыр –шатыр” балалар фольклор – этнографик коллективы

“Шытыр –шатыр” балалар фольклор – этнографик коллективы 2007 нче елда Төмән өлкәсе, Төмән районы  Шыкча авылында Гаяз Васил улы Габдуллин җитәкчелегендә ачыла.

Беренче көннәреннән үк ансамбль авыл халкы арасында популярлашып китә. Җитәкченең иҗади  хезмәте, яратып эшләве коллективка төрле конкурсларда, фестивалләрдә  уңыш китерә. Ансамбль репертуарында, нигездә, халык көйләре, фольклор–этнографик композицияләрдә себер татарлары традицияләреннән сюжетлар башкарыла. Коллектив төрле җанрларда чыгышлар ясый: җыр, бию сәнгате, музыка, халык авыз иҗаты, этнографик композицияләр. Шушы сәнгать  төрләренең бергә кушылуы һәм халыкка җиткерелүе себер татарлары мәдәниятын ачык итеп күз алдына китерә.

2011 нче елда “Шытыр –шытыр” ансамбле,  “Түгәрәк уен” IV нче Бөтенроссия фольклор фестивалендә “Иң яхшы музыкаль фольклор коллективы” исеменә лаек булды.

Шулай ук ансамбль Казахстан Республикасы Семей шәһәре татар музыка мәктәбенең 15 еллыгына багышланган “Көзге Иртыш моңнары” VIII халык–ара Татар сәнгате фестивалендә дә уңышлы чыгыш ясый.

Коллектив, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәрендә узучы “Радуга Сабантуя” фестивалендә катнашып Беренче дәрәҗә “Көмеш медаль”гә ия булды.

2012 нче елда коллектив  Самара шәһәрендә узучы V нче Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фестивалендә “Иң яхшы этнографик–фольклор коллективы” исеменә лаек булып Беренче дәрәҗәдә диплом алды.

“Шытыр –шатыр” коллективы өлкәдә узучы иң зур акцияләр, төрле дәрәҗәдәге конкурсларның актив катнашучысы. Алар Төмән өлкәсендә генә түгел, ә аннан читтә дә халыкка яхшы таныш ансамбль.