tatruen
Баш бит / Татар дөньясы (белешмә) / Иҗат коллективлары / «Тамаша» фольклор коллективы
«Тамаша» фольклор коллективы

«Тамаша» фольклор коллективы

«Тамаша» фольклор коллективы Ильяс Фәйзрахман улы Бакиев тарафыннан Төмән өлкәсе Ялутор районы Аслана авылында Татар мәдәнияты үзәгендә оеша. 2003 нче елда  коллективка халык ансамбле исеме бирелә.

Коллектив җырчылары, Ялутор районы авылларыннан  фольклор үрнәкләре җыеп халыкка җиткерә, аларны милли– йолалар бәйрәмнәр уздырганда куллана.

Ансамбль көн дә үз осталыгын арттыра, репертуарын халык җырлары, заманча җырлар белән тулыландыра.

«Тамаша» фольклор коллективы район, өлкә конкурсларында  актив катнашып килә. “Түгәрәк уен” II Бөтенроссия фольклор фестивалендә һәм башка күп тапкырлар халыкара, төбәк ара конкурсларында чыгыш ясап лауреат исеме яулады.

2012 нче елда  Чиләбе өлкәсендә узган Бөтенроссия  милли “Сабантуй”  бәйрәмендә бик матур чыгышлар ясап, халык тарафыннан җылы кабул ителделәр.

Шулай ук, коллектив мөселманнарның изге “Мәүлид”, “Корбан бәйрәм”, “Рамазан” бәйрәмнәрендә дә катнашып, район, өлкә, себер татарлары җәмгыяте  тарафыннан  рәхмәт хатларына, мактау грамоталарына ия.