Бу сорауга җавапны Бөтендөнья татар хатын кызларының «Ак калфак» оешмасының яңа җитәкчесе Кадрия Идрисова бирә. 2014 нче елның 15–17 нче май көннәрендә Казан шәһәрендә II Бөтендөнья татар хатын–кызлары Форумы узачак.
Төмәндә татар егете һәм татар кызы бәйгеләре берьюлы оештырылды. Бу чарада милли рух, булдыклылык, белемле һәм әдапле булулары белән аерылып торучы яшьләр катнашты. Аны үткәрүгә татар эшкуарлары матди яктан да, оештыру ягыннан да зур ярдәм курсәтте. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюро әгъзасе Фәрит Уразаев төмәнлеләрнең мондый эшчәнлеген югары бәяли.
Россия мөселманнарының Диния назәрәте рәисе Баш Мөфти Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында ачылган "Дөнья" видестудиясенә килеп, яңа җиһазланган мәгълүмат һәм интернет ТВ үзәгенә фатиха бирде.