tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар җиһангирлары галәмгә омтыла

Татар җиһангирлары галәмгә омтыла

12 апрельдә Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә 108 минут дәвамында космос дәресләре үтте. Иртәнге 10 сәгать 10 минутта, нәкъ Юрий Гагарин 1961 елда космоска күтәрелеп, җир шарын әйләнгәннән соң Сарытау өлкәсендәге басуга килеп төшкәнче үткән 108 минут дәвамында укучылар космосны өйрәнү, галимнәрнең, косманавтларның фидакәрлеге, батырлыгы турында сөйләделәр.

Нәкъ шул ук вакытта Бөтен дөнья татар конгрессы башкарма комитетында космосны яулауга зур өлеш керткән татарларга багышланган “КОСМОС нас зовет, зихангиры!” китабын тәкъдир итү чарасы булды. Җиһангирлар китабын Хәлил Гайнетдинова һәм Ким Шакиров әзерләгән.

БТК Башкарма комититеты бюросы әгъзасы, татар эшкуарлары ассоциациясенең башкаручы директоры Фәрит Уразаев алып барган бу җыенда Урал Закиров, Роберт Мөхәммәтдьяров  кебек галимнәр, космосны өйрәнүчеләр чыгыш ясадылар. Яңа китап фән өчен дә, милли үзаң тәрбияләү өчен дә бик файдалы дип табылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*