tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанга сәяхәт
Башкортстанга сәяхәт

Башкортстанга сәяхәт

Башкортстан татарлар җәмгыяте чакыруы буенча Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары ут күршеләребезгә юл тотачак.

11-14 ноябрь көннәрендә күрше республика тамашачыларына Р.Шәриф әсәре буенча “Бер мәхәббәт тарихы” (“Көзебезнең язы”) спектакле күрсәтеләчәк.

Гастрольләр Илеш районының Исәмәт һәм Этәй авылларында, Дүртөйле районының  Түбән Аташ һәм Өчбүлә авылларында узачак.  Дөртөйле шәһәрендә әлеге әсәр 12 ноябрьда куелачак.

Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачылар тетары матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*