tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Мәскәүдә фестивальдә катнаша
Татарстанның Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Мәскәүдә фестивальдә катнаша

Татарстанның Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Мәскәүдә фестивальдә катнаша

3 – 12 ноябрьдә Мәскәүдә Рус география җәмгыятенең III Фестивале уза. 2017 елда Фестиваль  Россия халыкларының бердәмлеге һәм күптөрлелегенә багышлана.

Фестиваль «Россия күңеле – аның кешеләре» шигаре астында уза.

Чарада Россиянең  утыздан артык төбәге катнаша. Фестивальдә тәкъдим ителүче экспозиция  6000 квадрат метр мәйданда урнашкан. Аның төп зоналарын «РГҖ тарихы», «Россия халыкларының тораклары», «Халык киемнәре»,«Россиядә һәнәрчеплек», «Россия халыкларының бәйрәмнәре, йолалары һәм уеннары», «Әкияти урман» сәхифәләре, 2017 елның «Иң матур ил» конкурсында  җиңәүчеләрнең фотокүргәзмәсе тәшкил итә.

Бәйрәм кунакларына төрле-төрле бәйрәм йолалары, костюмнар төрлелеге, орнаментлар үзенчәлеге ачылачак, һәнәрчелек буенча дәресләр үткәреләчәк.

10 көн дәвам итәчәк фестивальдә Россиянең төрле тәбәкләреннән килгән фольклор коллективларының чыгышлары да була. Татарстан Республикасын фестивальдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбде тәкъдим итә. Ансамбль чыгышы 9 ноябрьгә билгеләнгән. Анда коллективның «Алтын фонд»ында булган композицияләр башкарылачак.

Фестиваль Мәскәү шәһәре, Крымский Вал 10 нчы йорт адресы буенча, Үзәк рәссамнар йортында  уза.

http://mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*