tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фарсель Зыятдиновка 80 яшь
Фарсель Зыятдиновка  80 яшь

Фарсель Зыятдиновка 80 яшь

Татарстан мәдәният министрлыгы,Татарстан Язучылар берлеге быелның 20 ноябрендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында икътисад фәннәре докторы, профессор, язучы, Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган фән эшлеклесе Фарсель Зыятдиновка  80 яшь тулу уңаеннан кичә уздыра. Чарага рәсми вәкилләр, язучының фикердәшләре, чордашлары, якташлары чакырулы. Әдәби-музыкаль кичәдә ике шәхес Фирая һәм Фарсель Зыятдиновларның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак.

Керү ирекле, РӘХИМ ИТЕГЕЗ!

Кыскача белешмә:

Фарсель Зыятдиновка быелның 1 нче июнендә 80 яшь тулды. Ул Татарстанның Актаныш районы Качкын авылында туган.Урта мәктәпне тәмамлап, белемен башта техникумда, соңыннан Казан дәүләт университетында дәвам итә. Бер ук вакытта М.Горький исемендәге авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Аспирантурада укый. Икътисад фәннәре докторы, профессор, академик дәрәҗәсенә ирешү белән бергә, күңелендә әдәбиятка, шигърияткә булган мәхәббәтенә дә урын бирә. Фикерләрен туплап китаплары нәшир ителә. Ул 1990 елдан бирле СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Фарсель Зыятдинов  өч дистәгә якын шигырь, проза һәм фәнни китаплар авторы, шуларның яртысын диярлек балалар һәм өлкәннәр өчен язылган шигырь һәм хикәя   җыентыклары тәшкил итә.

Татарстан Язучылар берлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*