tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конгресста очрашу узды
Конгресста очрашу узды

Конгресста очрашу узды

Бүген, 8 ноябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров Чувашиядән килгән делегацияне кабул итте. Чувашия татарлары милли мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов, Комсомол районы Тукай урта мәктәбе директоры Наил Зарипов, Тукай авылы имамы, мәдрәсә җитәкчесе Наил хәзрәт Җамалетдинов бүгенге көндө Чувашиядә гомер итүче татарлар тормышындагы вакыйгаларны бәян иттеләр һәм декабрь аенда узачак чараларга да тукталдылар.

Тукайлылар декабрьнең 6–8 көннәрендә мәктәпләренең 150 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Бу көннәр кысасында бүгенге укытучыларны да, ветераннарны да хөрмәтләячәкләр, Татарстан фәннәр академиясе, КФУ, Бөтендөнья татар конгрессы, Чувашия татарлары милли мәдәни автономиясе бергәләп фәнни–гамәли конференция дә уздырачаклар, бүгенге, элеккеге укучылар, укытучылар катнашында зур тантана да күздә тотыла.

6 декабрь көнне Чебаксарда Чувашия татарлары милли мәдәни автономиясе узып баручы 2017 елгы эшчәнлеккә йомгак ясаячак. Шулай ук, ел буе дәвам иткән “Кәрвән мирас” проектына нәтиҗә ясалачак. Анда  Чувашиянең төрле авылларыннан татар иҗат коллективлары катнашачак. Бу чара Халыклар дуслыгы йортында узачак.

Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев та катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*